Билгесез солдат көне - Россия тарихында истәлекле даталарның берсе, ул һәръелны 3 декабрь көнне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Синең исемең билгесез, батырлыгың тиңдәшсез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.