Балалар үз эшләрендә илебезнең төп законына, аның аерым бүлекләренә мөнәсәбәтен күрсәтергә тырыштылар. Балалар үз эшләренең төп темасы итеп гаилә һәм гаилә бәхете темасын сайладылар. Әлеге юбилей күргәзмәсе аша балалар юридик юнәлештә белемнәрен арттырдылар, һәм бу чара шулай ук безнең мәктәпнең тәрбия эшендә билгеле бер адым булды.