“Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы данын Шәтке урта мәктәбе (тренер-укытучы Габделхәев Р.Х.) кызлары яклады. Барлыгы 4 команда катнашты: Кукмарадан-2 команда,Теләче районныннан-1 команда, Удмуртиянен Алнаши районыннан 1 команда. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 4 урында калды.
Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.