12 декабрь - Россия Конституциясенә 25 ел тулган көн.

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Россия Конституциясе - ул демократик дәүләт төзелешенең төп нигезе. Һәр гражданин үз иленең төп законнарын белергә тиеш. Законнарны белү һәм аларны тиешле урында куллана белү-аларның сыйфатын күтәрергә мөмкинчелек бирә. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Сөйлә,Тарих!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Китап укучыларга Россия тарихы турында һәм Конституция турында материаллар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International