12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте. Олы Мишә урта мәктәбендә бу көнне тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә «Гражданлык дәресләре” утте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизуллин Р.Ә укучыларны төп законның эчтәлеге белән таныштырды, терәк белемнәрен ныгытты.