“Күренеп тор” акциясе

2018 елның 14 декабре, җомга

 “Күренеп тор” акциясе кысаларында  Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н.  катннашында танып-белү чарасы узды. Билгеле булганча, әгәр җәяүледә яктылык  кайтаргыч элементлары булса, машина йөртүчеләр аны якын фаралар белән 150 метр, ә ерак фаралар белән 400 метр ераклыктан күреп алачак.Әлеге чара тәүлекнең караңгы вакытында балалар катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлтелгән. “Күренеп тор” проекты балаларга  яктылык кайтаргыч элементлар ( каеш, сумкага тагыла торган әйберләр; киемгә ябыштырыла торган термоаппликацияләр) өләшергә тәкъдим итә. Чара ахырында балалар яктылык  кайтаргыч элементлары белән флэшмобта катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International