Александр Солженицынны бүген бөтен дөньяда беләләр. Нобель премиясе лауреаты, «Архипелаг ГУЛАГ» китабы авторы, күренекле социаль фикер иясе – XX гасыр тарихында төп фигураларның берсе. Солженицын иҗаты Ватанга чиксез мәхәббәт һәм шул ук вакытта аның өчен авырту һәм кызгану хисләре белән сугарылган. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Бөек язучы – Александр Солженицын" дип исемләнгән күргәзмә һәм буклет ясалды.