Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.
Утырышта каралган мәсьәләләрдән:
1) Теләче муниципаль районының 2019 нчы елга һәм 2010-2021 еллар план чорына бюджеты турында;
2) “Теләче муниципаль районында 2018-2020 нче елларга терроризм һәм экстремизмны кисәтү” муниципаль программасының үтәлеше турында һәм башка мәсьәләләр каралды.
Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитеты Җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары – Миңнегулов И.А., финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче район Советының аппарат җитәкчесе Мөбинов И.В., Теләче район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Яруллин Р.Н., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И. - лар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.