"ШАЯН ТВ” балалар телеканалы эшли башлады. Аның тапшыруларын дөньяның барлык почмакларында яшәүче татар телле балалар карый алачак. Канал белән беррәттән шул ук исемдәге сайт та җибәрелде. "Шаян ТВ» 0-15 яшьлек балаларга юнәлдерелгән. Программада 20 дән артык оригиналь танып-белү, белем бирүче программалары, уен тамашалары һәм викториналар, шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән мультипликацион, фәнни-популяр, документаль һәм нәфис фильмнар бар. Канал тәүлек буе эшли. Нигезендә- алты сәгатьлек тапшырулар блогы, ул аннары кабатланып күрсәтеләчәк. Бу төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәгән балаларның яраткан тапшыруларын уңайлы вакытта күрә алулары өчен эшләнелә.