Әбде мәктәбенең тарих укытучысы Домолазова И. Ф. балаларны Конституция барлыкка килү тарихының төп этаплары, аның төп бүлекләре һәм статьялары, шул исәптән Россия Федерациясе гражданинының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды: тормышка хокук, шәхси кагылгысызлыкка һәм торакларның кагылгысызлыгына хокук, Россия символикасының тарихын тагын бер кат искә төшерде. Чара барышында презентация кулланылды, анда Россия Федерация Конституциясенең үсеш тарихын, этапларын һәм төп тенденцияләрен чагылдырган материаллар урын алды.