13 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Без үз геройларыбызны беләбез» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Геройларыбыз  турындагы истәлекләр һәркемнең күңелендә калсын һәм балалар үзебездән чыккан геройларның исемнәрен онытмасыннар өчен, Россия бәйрәмнәре календаренда 9 декабрь көнне бик тә үзенчәлекле дата – Ватан геройлары көне булдырылды.  Бу истәлекле дата Россиядә ел саен билгеләп үтелә. Үз чиратыбызда без китап укучыларны Теләче районы Герое -  Гөлбикә Кәримова белән таныштырдык. Әлеге мәгълүмат сәгатен үткәрүнең төп бурычы - балалар арасында патриотик тәрбия системасын камилләштерү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International