Бу атнада безнең Теләче 2нче балалар бакчасында еллык планны һәм еллык бурычларны тормышка ашыру максатыннан "Театр эшчәнлеге аша балаларның сөйләмен үстерү " темасына педагогик киңәшмә узды.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Педагогик киңәшмәнең максаты: федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә театральләштерелгән эшчәнлекнең роле турында педагогларның теортик һәм гамәли белем дәрәҗәсен күтәрү.

 Педагоглар әлеге проблеманың актуальлеген билгеләп үттеләр, театраль эшчәнлектә балаларның сөйләмен үстерү бурычлары һәм проблемалары турында фикер алыштылар. Өлкән тәрбияченең театр сәнгатенең әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында чыгышын тыңладылар.  

 Педагогик советның икенче өлеше «Театраль ринг» эшлекле уен формасында узды.        Педагоглар ФДББС нигезендә театр-уен эшчәнлеген оештыру һәм үткәрү бурычлары, педагогик ситуацияләр һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар, әлеге мәсьәләнең теоретик һәм гамәли белемнәрен куллана белүдә ярыштылар.

  Педагогик совет җылы һәм уңай шартларда узды һәм карар кабул итү һәм фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International