9 декабрьдә профилактика чаралары кысаларында, Теләче урта мәктәбенең ЮИД отряды җәяүлеләр арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясен уздырды. Әлеге акциянең максаты - тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру. Акция барышында оештыручылар җәяүлеләрне туктатып, алар белән киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында сөйләштеләр һәм катнашучыларның киемнәренә фликерлар беркеттеләр.