14 декабрь көнне “Мәдәни диалог” республика проекты рамкасында мәктәпкәчә, урта, өстәмә , махсус урта һәм югары профессиональ белем бирү оешмалары белгечләре өчен «Г.Тукай ис. Арча педагогика көллияте» ДАББУ базасында зур чара үткәрелде. Анда Теләче муниципаль район делегациясе составында Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. катнашты.
Бу проект рамкасында “Заманча белем киңлегендә мәдәни диалог” дип аталган фәнни-гамәли республика конференциясе оештырылды һәм анда мәктәпкәчә, урта, өстәмә , махсус урта һәм югары профессиональ белем бирү оешмаларыннан 260 педагог катнашты. Конференциядә шушы темага карата бик күп сораулар каралды.