15 декабрь көнне Арча шәһәренең «Арча» балалар спорт мәктәбе спортзалында 2001-2003 нче елда туган яшүсмер егетләр арасында Локманов Әгъләм призына көрәш буенча Арча муниципаль районы беренчелеге узды.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Барлыгы 15 команда, 120 укучы катнашкан әлеге ярышларда тренер-укытучы Гыйниятуллин  Ф.С. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Шәтке урта мәктәбеннән – 70 кг үлчәү авырлыгында Маүлин Эмиль 2 урын, Үзәк урта мәктәбеннән 80 кг үлчәү авырлыгында Котников Руслан 1 урынны яулады һәм 75 кг үлчәү авырлыгында Баев Илфир 5 урында калды. Җиңуче егетләр дипломнар һәм акчалата  бүләккә ия булды. Ә гомумкоманда урыннары исә түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – Арча

2 урын – Байлар Сабасы

3 урын – Әтнә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International