15 декабрь көнне Кукмара шәһәрендә 2000-2001 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

“Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы данын Шәтке урта мәктәбе (тренер-укытучы Габделхәев Р.Х.)  кызлары  яклады. Барлыгы 6 команда катнашты: Кукмарадан-2 команда, Теләче районныннан-1 команда, Удмуртиянен Алнаши районыннан 1 команда, Менделеевск һәм Албуга шәһәрләреннән. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 4 урында калды. 

          Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен  ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International