Кыш җитү һәм беренче кар барлыкка килү белән төрле яшьтәге кешеләрдәкар сыннары ясау теләге барлыкка килә.

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Кар сыннары ясау – ул күп кенә халыкларның гадәттәге күңелле мәшәкатьләре, борын-борыннан балалар һәм өлкәннәрне  берләштерә торган гадәти булмаган әкияти дөньяга чумуы. Карлардан төрле фигураларны  теләсә кайсы кеше ясый ала, ә менә зәвыклы скульптуралар әвәләү бары тик иҗади кешеләрдән генә була. Шушы көннәдә безнең Теләченең 1нче балалар бакчасы коллективы да шушы күңелле өмәдә  теләп катнашты . Хәзер бакча яннын узганда һәр кем  Кыш Бабай, Кар кызы,  узган һәм киләсе ел символларын күрә ала. Әлеге фигуралар барлык тәрбияләнүчеләрнең  дә, әти-әниләр, килгән кунакларның да  кәефләрен күтәреп яңа елга дәшәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International