Әлеге кичәгә Гөлсинә Галимуллинаның замандашлары, остазлары, язучының иҗаты белән кызыксынучы авыл халкы чакырылды. Китап укучылар өчен “Сүрелмәс рухлы каләм” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды , язучының иҗатын яктыртучы презентация күрсәтелде. Очрашу барышында күп сораулар яңгырады , аларга автор бик теләп тулы һәм матур җаваплар бирде. Әлеге очрашу күңелдә мәңге онытылмаслык җылы хисләр калдырды.