12 декабрьдә Совет, Россия язучысы, кыргыз ССР халык язучысы, Казахстанның халык язучысы, дипломат Чыңгыз Торекул улы Айтматовның тууына 90 ел тулды.

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Ч. Айтматов әсәрләре дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән, 126 илдә чыгарылган. Алар арасында «Трудная переправа» (1956), «Джамиля» (1958), «Первый учитель» (1961), «Белый пароход» (1970), «Пегий пес, бегущий краем моря» (1977), «И дольше века длится день» (1980), «Плаха» (1986) повестьлары һәм романнары бар.

19 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе китапханәчеләре Теләче урта мәктәбендә булдылар һәм 9 сыйныф укучылары өчен Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган тематик сәгать үткәрделәр. Тематик сәгать барышында китапханәчеләр укучыларны язучының биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар һәм Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» китабын тәкъдим иттеләр. Бу китап Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Айтматова турында язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International