Балалар бакчасында төркемне Яңа елга бизәү-тәрбиячеләр өчен генә түгел, ә балалар һәм аларның ата-аналары өчен дә мавыктыргыч шөгыль. Балалар һәрвакытта да матур һәм яңа эшләнмәләргә шатланалар, ә өлкәннәр үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Ата-аналар тәрбиячеләргә кар бөртекләре кисәргә, Яңа ел плакатлары ясарга булышалар, кул эшләнмәләре алып киләләр, ә гадәти тәрәзәләр Әкият иленә әверелә. Мишура, гирляндалар, мамык, уенчыклар, төрле Яңа ел сыннары-нәкъ менә балалар бакчасы төркемен бизәү өчен файдаланырга мөмкин.
2018 елның 5 декабреннән 18 декабренә кадәр Теләче 2нче балалар бакчасының барлык төркемнәрендә “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше "Кышкы әкият" исемле бәйге узды. Барлык хезмәткәрләр, балалар һәм ата-аналар яңа ел бәйрәмнәренә гадәти төркемнәрне әкияти дөньяга әверелдерделәр. 2018 елның 18 декабрендә конкурс комиссиясе мәктәпкәчә белем бирү төркемнәренең “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше "Кышкы әкият" бәйгесенә йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде:
|
Урын |
Төркем |
|
1нче урын |
2нче нәниләр төркеме |
|
1нче урын |
1нче кечкенәләр төркеме |
|
2нче урын |
Уртанчылар төркеме |
|
3нче урын |
2нче кечкенәләр төркеме |
|
Благодарность за участие |
Зурлар төркеме |
|
Благодарность за участие |
Мәктәпкә әзерлек төркеме |