Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында яки томан, явым-төшемнәрдә еш була. Мондый вакытта юлда җәяүлеләрнең кинәт килеп чыгуы машина йөртүче өчен бөтенләй көтелмәгән хәл була. Ә кыш көне исә тормоз юлы тагын да озыная, шуңа күрә, җәяүлене инде килеп җиткәч кенә күрү фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене машина йөртүче якыннан яктыртучы фара белән 25-30 метрдан күрә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара 130-140 метрга җитә. Ерактан яктыртучы фара белән барганда исә яктылык кайтаручы киемнән барган кешене 400 метрдан шәйләргә була. Иске Җөри урта мәктәбе укучылары көн саен киемнәренә һәм сумкаларына яктылык кйтаручы элементалар тагып йөриләр.