Бүген, 20 декабрь көнне «Гомуми белем бирү дәвамчанлыгын тәэмин итә торган «Агрокласс» проектын апробацияләү нигезендә белем бирү процессын модернизацияләү» дигән тема астында республика күләмендә семинар булып узды. Зурлар төркеме балалары белән педагог- психолог Хәбирова Ф.Ф., татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М. җитәкчелегендә “Әкияти сукмак аша урманчыга сәяхәт”, Исхакова Л.Ф. мәктәпкә әзерлек төркемнендә “Дөньяда һөнәрләр күп”, Фаляхиева Г.И. инглиз теленнән “Безнең яңа дус” диеп аталган ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Шулай ук Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагоглары эшләгән дидактик уеннар, әлеге темага балалар ясаган рәсемнәр һәм Теләче районы тәрбиячеләре тарафыннан уз куллары белән эшләнгән макетлардан күргәзмәләр оештырылган иде. Семинарның икенче өлешендә Хәбирова Ф.Ф. “Авыл хуҗалыгының яшь белгечләре” проекты эшчәнлеге белән тулырак таныштырды. Чакырылган кунак- “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д.Д. чыгыш ясады, элеге юнәлештә конкурслар, проект, гранталар отып булуын ассызыклады. Алга таба да тыгыз элемтәдә торып, киңрәк колач белән эшләргә дигән теләк теләде. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.