Семинар булып узды.

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрь көнне  Теләченең беренче номерлы  балалар бакчасы базасында районның балалар бакчасы педагоглары һәм педагог-психологлар катнашында “Агрокласс” проектының  эшчәнлеге белән танышу максатында семинар булып узды. Әлеге балалар бакчасы фойесында ферма, басу, бакча, авыл өе күренешләре төшерелгән дидактик уен тупланмалары, макетлар күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары семинарда катнашучыларга өзлексез белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде, дәвам итеп семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д.  “Агрокласс” проектының  киләчәктәге эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International