Әлеге балалар бакчасы фойесында ферма, басу, бакча, авыл өе күренешләре төшерелгән дидактик уен тупланмалары, макетлар күргәзмәсе оештырылган иде. Аннары семинарда катнашучыларга өзлексез белем бирү эшчәнлеге күрсәтелде, дәвам итеп семинарны “Татарстанның аграр яшьләре” иҗтимаги Төбәк оешмасы җитәкчесе Шувалова Д. “Агрокласс” проектының киләчәктәге эшчәнлеге белән таныштырды.