Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе -2019" бәйгесенең район этабы бүген 21декабрь көнне 2нче балалар бакчасы базасында узды. Бүген районыбызда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашучы 7 педагог һөнәр осталыкларын күрсәттеләр. Безнең 3нче балалар бакчасыннан бәйгедә рус теле тәрбиячесе – Сабирзянова Л.Р. һәм музыка җитәкчесе – Сафина Р.К. катнашты. Алар бүгенге конкурста катнашып беренче һәм икенче урынга лаек булдылар. Катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга иҗади уңышлар һәм алга таба да актив булуларын телибез.