21 декабрь көнне Теләче № 2 балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2019» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы финалы булып узды.

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Бәйгенең максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының сәләтле, иҗади эшләүче педагогларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Быел әлеге бәйгенең финал өлешендә район балалар бакчаларыннан җиде педагог көч сынашты. Алар үзләренең иҗади презентациясен һәм мастер класс күрсәтә белүдә ярыштылар.

 Бәйгедә җиңүчеләр билгеләнде: 1 урын –Сабирҗанова Л. Р.-Теләче 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе; 2 урын –Сафина Р. К,., 3 нче Теләче балалар бакчасы музыка җитәкчесе – 3нче урынга Хәбирова Ф. Ф., Теләче 1 нче балалар бакчасы педагог – психологы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International