Үз авылындагы сигезьеллык һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, 1971 елдан алып 1981 елга кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә мөхбир һәм бүлек редакторы булып эшли. Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Ә.Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта. 1977 елда әдипнең үзәк матбугатта рус телендә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була.Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Халыкчан иҗат иясе” исемле күргәзмә куелды.