Ә бәйрәмебез истә калырлык булсын өчен, 22 декабрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә Яңа ел кул эшләре ясау буенча мастер – класс үткәрергә булдык. Без "Почемучки» клубы балалары белән Яңа Ел открыткалары әзерләргә булдык. Әлеге эшләнмәләрне башкару өчен сезгә иң гади материал кирәк булачак: кәгазь, картон, пластилин, тукыма кисәкләре, бисер, җеп…
Мондый мастер - классларны оештырып, без балаларга Яңа ел бәйрәменең иң тылсымлы һәм серле мизгелләрен иҗат итүче булырга ярдәм итәбез.