Китап күргәзмәсе оештырылды.

2018 елның 28 декабре, җомга

27 декабрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташыбыз, язучы драматург, публицист, атказанган мәдәният хезмәткәре, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның  тууына 91 ел тулуга багышланган "Аҗаганнар уйнаткан әдип" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм “Язгы аҗаган” әсәре  буенча буктрейлер, презентация күрсәтелде.  Әлеге күргәзмә укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда авторның китапханәдәге барлык әсәрләре тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International