Котлау сүзләре белән Әбде авыл җирлеге башлыгы Домолазов Н.М. чыгыш ясады. Ул барлык авылдашларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, чараны оештыручыларга рәхмәтлэрен белдерде һәм Кыш бабай белән чыршы утларын кабызды. Бәйрәмне Әбде мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н.Р. һәм авыл китапханәсе мөдире Никитина Н. П. алып барды, алар күңелле уеннар, биюләр, әйлән-бәйлән белән килгән халыкның күңелен ачтылар, конкурсларда катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырдылар, "Задоринка" ансамбле белән җырлар җырладылар. Бәйрәм традицион дискотека белән тәмамланды.