Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме

2018 елның 28 декабре, җомга

Бүген, 28 нче декабрь көнне, безнең балалар бакчасында  Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында  җырлар, биюләр, әкият геройлары белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, гирляндалар, матур итеп бизәлгән чыршы һәм тамаша барышында килгән әкият геройлары  Кар бабай, Кар кызы,  Куян Һәм Бүре, клоуннар балаларны тылсымлы дөньяга алып керделәр, алар белән шаярдылар, уеннар уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәсендә җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды.  Барлык балалар да Кыш бабайдан  бүләкләр алдылар. Бәйрәмебезне әти-әниләр кулы белән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе булды. Балаларга, килгән кунакларга бәйрәм бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International