28 декабрь Югары Кибэхужа балалар бакчасында-" Хуш киләсең,Яңа ел!" дигән балаларның бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмгә балалар шигырләр,җырлар, әкиятләр,биюләр өйрәнделәр. Бәйрәмнең төп кунагы, билгеле, Кыш бабай. Кыш бабай балаларга һәм килгән кунакларга алып килгән күчтәнәчләрен өләште, балаларның шигырләрен тыңлады,үзе дә алар белән биеде,җырлады. Бәйрәм иртәсе бик күңелле үтте. Барлык балаларны,әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Саулык,тынычлык,балаларын исән-сау үстерүләрен теләп калабыз.