Яңа ел - балаларның иң көтеп алган бәйрәмнәре.

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шуны исәптә тотып, 5 гыйнвар көнне Күкчә авылы клубында, китапханә белән берлектә, балалар өчен “Сагынып көттек ел буе...” дип исемләнгән бал-маскарад булып узды. Чара барышында кызыклы уеннар уйналды, балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бал-маскарад өчен дип махсус төрле костюмнарга киенеп килгән балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International