Быел татар шагыйре Фатих Кәрим тууына 110 ел тулды. Теләче урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган дәресләр үтте. Укучылар Фатих Кәримнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары З.Н. Әсәдуллина һәм Г.Н. Шәяхметова дәресләре балаларга бик ошады.