"Табигатебезнең һәр фасылы матур".

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Ямбулат авылы китапханәсендә "Табигатьнең һәр фасылы матур" дигән табигатькә карата күзәтү һәм "Исәнме, Яңа ел!" дигән рәсем конкурсы үткәрелде.  Балалар чара  барышында кыш һәм яңа ел турында табышмаклар чиштеләр. Аннары барысы да бердәм рәвештә мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Укучылар шулай ук кыш турында башваткычлар да чиштеләр. Чара ахырында балалар кыш турында үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International