Шушы көннәрдә КФУның психология һәм мәгариф институты бинасында, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, " Мин-талантлы!"диеп аталган конкурска нәтиҗәләр ясалды.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Әлеге конкурс өченче тапкыр үткәрелә. Аның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уен формасында танып-белүен, иҗади, эксперименталь-тикшеренү, интеллектуаль эшчәнлеген стимуллаштыру өчен шартлар тудыру. Җиңүчеләр арасында Теләченең 1нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Мөхетдинова Адилә дә бар. Ул «Яшь укучы» номинациясендә II урын алды һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Шулай ук инглиз теле укытучысы Фаляхиева Г. И. һәм тәрбияче Башарова Л. Х. катнашучыларны әзерләгән өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International