27 январьда илебез халкы Россия тарихында 900 көнгә сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан саналган Ленинград чолганышы өзелүнең 75 еллыгын билгеләп утте.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Әлеге көн Россиядә Федераль закон буенча, 1995 елның 13 мартыннан бирле билгеләп үтелә.

            27январь көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә өлкәннәр группасына “900 көнлек Батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.  Килүчеләр барысы да  китапханәче сөйләгәнне бик кызыксынып тынладылар, сугыш еллары турында фильм һәм фотолар карадылар. Ленинград блокадасы турында сөйләгәндә һәркемнең дә күзендә яшь бөртекләре ялтырады. Кичә барышында Ленинград кешеләрен Зур Җир белән тоташтырган “Тормыш юлы” белән таныштырылды. Соңыннан һәркем дә уз илеңнең тарихын белү бик кирәк икән дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International