Студент тормышы – иң күңелле, өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, ә җитди эшләр чоры да, аның да үз авырлыклары була. Чөнки, чын студент күп белергә, күп нәрсәләр белән мавыгырга, китап белән дус булырга тиеш.Ә менә шул очракта студентка, төрле китапларга бай булган - китапханә фонды ярдәмгә килә. 25 январьда Студентлар көне билгеләп үтелә. 26 январь көнне, Айдар авыл китапханәсендә, "Бәйрәм белән, студентлар!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде." Очрашуга авылыбызның төрле уку йортлары студентлары чакырылган иде. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, кем тарафыннан кабул ителүе белән таныштырды. Алар белән кызыклы әңгәмәләр, төрле конкурслар оештырылды . Яшьләр үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, кызыклы тарихларны искә төшерделәр.