28 январь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч мәктәп укучылары белән "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” дип исемләнгән викторина үткәрде.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Китапханәче В. Мая-ковскийның "Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә начар", Ш.Галиевның “Рәхмәтләр хакында” дигән шигырьләрен укыды һәм балалар әсәрләр буенча викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Балалар уен формасында  тормышта нинди гамәлләр кылуларын – яхшы яки начарлыкларны ачыкладылар. Барысы да без яхшы гамәлләр кылырга гына  тиеш дигән фикергә килделәр. Чөнки яхшы гамәлләр кешеләрне зурлый, ә дөнья баерак, мәрхәмәтлерәк һәм яхшырак була бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International