27 гыйнвар көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн. солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!

Сауш авыл китапханәсендә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан  “Ленинград блокадасы өзелүгә - 75 ел” дигән исем астында китап күргәзмәсе куелды. “900 көн Батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгатендә: 29 айга сузылган бу камалыш турында язылган китаплар, геройлар турында сөйләнелеп, интернет ресурслар кулланып шушы темага багышланган презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International