Халыкара сэнгатьле уку һәм вокал осталыгы буенча “Илһамият” фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде, бу конкурста сәнгатьле уку номинациясендә Балалар иҗат үзәгеннән Мәхмүтова Диләрәнең 1 дәрәҗә Дипломга лаек булуы билгеле булды. Конкурс 8-9 декабрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институты базасында оештырылган иде. Бу халыкара фестиваль-конкурсның оештыручылары булып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыклары, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнъя татар конгрессының Казан бүлекчәсе, Татарстан Республикасының язучылар берлеге, Казан дәүләт мәдәният институты. Чыгыш ясаучыларны Россия Федерациясенең атказанган һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Хамматова
Эльмира Мифтаховна җитәкчелегендәге җюри бәяләде.