29-нчы гыйнвар көнне Үзәк Мәдәният йортында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булып узды.
Комиссия әгъзалары социаль куркыныч хәлдә дип танылган гаиләләрдә яшәүче балаларның һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүче гаиләләрдә яшәүче ятим балаларның хокукларын яклау белән бәйле актуаль мәсьәләләрне карады. Көн тәртибендә каралган мәсьәләләр арасыннан төрле профилактик учетларда торучы балигъ булмаган балаларның җәмгыятьтә уз урыннарын табу, куйган югары максатларына ирешу проблемасы - төп тема дип табылды. Бу четерекле мәсьәләне чишугә битараф булмаган районыбызда балигъ булмаган балалар белән эшләүче җәмәгать тәрбиячеләре дә әлеге чарага чакырылды.
2009-нчы елның 21-нче гыйнварында кабул ителгән № 7-ТРЗ номерлы «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә Теләче муниципаль районында җәмәгать тәрбиячеләре (остазлары) эше алып барыла. Остазларның төп бурычларның берсе: авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм ата-аналарга ярдәм күрсәтү булып тора. Бүгенге көндә районыбызда 6 җәмәгать тәрбиячесе хокук бозган балигъ булмаган балалар белән шәхси чаралар алып бара.
«Авыр яшүсмерләр» рәтенә керуче балаларның киләчәк тормышы бүгенге көндә безнең кулларда. Киләсе буынның тәрбия сыйфаты да шулай ук бары үзебездән тора. Еш кына түбәндә әйтелгән рәтләргә кертелгән егет-кызлар сәләтле, акыллы, үзенчәлекле һәм күп очракта аларга бары әти-әниләренең игътибары җитмәгән була. Безгә бүген әлеге яшьләрдә булган сәләтне һәм энергияны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрү узарур. Бүген без өлкәннәр, вакытны кулдан ычкындырмасак, алардан киләчәктә бөек спорт шәхесләре, оештыручылар, яхшы белгечләр үсәчәк», - дип билгеләп үтте комиссия рәисе Азат Әнәс улы.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләуче белгечләр тарафыннан төрле профилактик исәп төрләрендә торучы гаиләләрнең яшәү урыннарына тикшеру оештырылды.