Теләче җирлекара китапханәсе директоры Р.Дәүлиева ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча сөйләшү алып барды, авыл җирлекләрендәге күчмә җыелышлар графигы белән таныштырды, быел үткәреләчәк чараларга тукталды. Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Ф. Имамиева районыбыз геройлары һәм танылган кешеләре турында презентация күрсәтте. Методистлар Г.Сәлахова һәм А. Гаязова эшне ничек планлаштырырга һәм конкрет темаларга тукталдылар. Шулай ук авыл китапханәчеләре китапханә эше буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.