Үз авыл мәктәбендә бераз белем алгач, Рәүф күрше Сатыш авылында мәдрәсәдә укый. Рәүф Сабиров – дәүләт эшлеклесе, 1921-1924 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты президиумы рәисе. 1915 елда Россия армиясенә алына; Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918 елда Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтае делегаты (Казан). Соңыннан Мамадыш башкарма комитеты рәисе. 1929 елда «Солтангалиевнең партиягә каршы төркеме»ндә катнашуда гаепләнеп партиядән чыгарыла. 1932 елдан «ЗИС» Мәскәү автомобиль заводында фрезерчы, станоклар төзәтүче, бригадир булып эшли. Репрессияләр чоры корбаны. Урта Мишә авыл китапханәсендә репрессия корбаны Рәүф Сабировка багышлап альбом эшләнелде.