27 январь - Ленинград чолганышының өзелүенә 75 ел тулган көн.

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бу котычкыч вакыйга халкыбыз йөрәгендә тирән эз калдырды, зур югалтулар алып килде. Шушы вакыйга уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип исемләнгән акция уздырылды: китап күргәзмәсе оештырылды һәм буклетлар ясалды. Көн дәвамында китапханәгә килүче балалар белән сугыш еллары турында язылган әдәби әсәрләр укылды һәм аларга буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International