Әниләр өчен сюрприз

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Әле тәрәзә артында салкын гыйнвар аен булуга карамастан, безнең Теләче 2нче балалар бакчасында язның беренче бәйрәме -8нче мартка әзерлек башланды инде. Балалар тырышып җырлар, биюләр өйрәнәләр, уртанчы төркеме балалары әниләренә бүләк тә әзерли башладылар инде. Алар бу көннәрдә тәрбияче Миләүшә Фәнисовна апалары белән берлектә гөл чүлмәкләренә лалә чәчәкләрен күчереп утырттылар. Хәзер бәйрәм иртәсе җиткәнче, балалар бергәләшеп чәчәкләрнең үскәнен күзәтеп, аларны тәрбияләп торачаклар. Мартка кадәр лаләләр чәчәк атар һәм балалар әниләрен бәйрәмдә чын чәчәкләр белән сөендерер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International