Мәгарифне модернизацияләүнең яңа этабында тәрбия һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү педагогик берләшмәләр алында торган бурычларның берсе. Педагоглар арасында педагогик хезмәттәшлекнең бик күп формалары бар. Шуларның берсе булып тәҗрибә уртаклашу тора. Бу атнада үзенең эш тәҗрибәләре белән,нәфис-нәфәссати белем белү өлкәсе буенча, 1 категорияле тәрбиячеләр Дәүләтшина Р.Н. һәм Насибуллина Л.Ш., педагог-психолог Хәбирова Ф.Ф.бүлеште. 2 кечкенәләр төркеме балалары пластилиннан кар бабай әвәләсә, зурлар төркеме балалары чып-чын әкият геройларын ясадылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары пыяла мольбертларда чәчәкле аланны сурәтләделәр. Шөгыль барышында тәрбиячеләр күрсәтмә һәм дидактик материаллар, техник чаралардан файдаландылар. Әлеге чаралар балаларга теге яки бу эшне аңлаешлы итеп аңлатырга һәм күрсәтергә ярдәм итә.