31 гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Иң яхшы вожатый" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Анда районның төрле мәктәпләреннән вожатыйлар катнашты. Уңган, сәләтле, позитив укучылар балалар коллективы белән идарә итүләрен күрсәтте. Иске Җөри урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия “Иң энергияле вожатый» номинациясендә җиңү яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International