29 – 31 нче гыйнвар көннәрендә республикабызда татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен татар теленнән үткәрелгән олимпиададан Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 4 нчы сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия (укытучысы Заһидуллина Әлфирә Нургалиевна) призер булып кайтты. Укучы да, аны әзерләгән укытучысы да Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Без аларны бу җиңүләре белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!