31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 14 укучы көч сынашты. Әйдаманнарыбыз барысы да конкурска бик яхшы хәзерләнеп килгәннәр, жюрига да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды. Бәйгедән һәркем күтәренке кәеф белән кайтып китте. Теләче урта мәктәбе укучысы Миләүшә Сәмигуллина “Эрудицияле вожатый” номинациясендә җиңү яулады.